Татар эстрада сәнгатенә нигез салган Әлфия Авзаолва иҗтаын саклау һәм үстерүгә багышлана.
Татар эстрада сәнгатенә нигез салган, репертуарына 500дән артык җыр туплаган, шул исәптән, дөньяның 17 телендә башкарган бөек җырчы — Әлфия Авзалова исемендәге Беренче халыкара фестиваль-бәйге ике елгабер мәртәбә Татарстан республикасы башкаласы Казанда оештырыла. Фестивальнең гала-концерты Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Рәсәйнең башка шәһәрләрендә, чит иллләрдә дә үткәрелә. Оештыру комитеты һәм жюри Татарстан, Рәсәй һәм чит илләрдән чакырылган югары профессиональ артистлардан төзелә.
Казан – Татарстан башкаласы, Рәсәй Федерациясенең тарихи һәм мәдәни мәркәзе. Меңьеллык тарихы булган бу кала дөнья күләмендә танылган шәхесләр – җырчылар Федор Шаляпин, балет биючесе Рудольф Нуриев, композитор Софья Гобәйдуллина иҗатына багышланган «Concordia»; «Үзгәреш җиле», «Татар жыры», «Татар мын жыры» Илхам Шакиров исеменда халыкара фестивальләре белән бар дөнья артистларының хөрмәтен яулады.